Башкортстанда татар булып яшәү авыр, бик авыр. Әгәр син, шуңа өстәп, үз милләтеңә нәрсәдер эшләргә теләсәң, хәлләрең бөтенләй мөшкелләнә – сине таптарга, изәргә тотыналар. Мин моны 55 яшьлек ир узаманы буларак, үз җилкәмдә татып беләм, үз мисалымда исбатлый алам.

Сүзне артык озакка сузмас өчен соңгы ике-өч елдан гына башлыйм инде. 30 меңнән артык милләттәшебез яшәүче Бәләбәй районының татар телендә чыгучы дубляж гәҗите ябылу дәрәҗәсенә җиткәч, уртак фикергә киленде – тираж 500дән артса, басма яшәячәк, ә төшсә – ябылачак. Шундый авыр көннәрнең берсендә «Бәләбәй хәбәрләре»н чыгаруга җаваплы хезмәткәр эштән китте дә, аның урынына мин урнаштым.

Башта гәҗит язмышы өчен бик нык курыксам да, бераздан эшнең җаена төшенеп алдым. Иң мөһиме – кешеләр алдырырлык, кызыклы итеп чыгарырга гына кирәк. Тиражны да 500дән төшермим, җитмәсә, шуңа өстәп, әз-әзләп үстерәм дә әле, чөнки исәбем 1000гә җиткерү иде.

Тик, кызганычка каршы, җитәкчебез О. Алексееваның «башын ашадылар» да, аның урынына бер көн дә гәҗиттә эшләмәгән Светлана Шириняны хакимиятнең мәгълүмат бүлегеннән безгә баш мөхәррир итеп куйдылар.

Чираттагы ялымны алып, туган авылым Мәтәүбашка кайткан идем, «Бәләбәй хәбәрләре»нә язылырга рөхсәт итмиләр, мәҗбүриләп «Белебеевские известия»не яздыралар», – дип, миңа берничә таныш укытучы шалтыратты. Бәләбәйгә киттем. «Андый хәл булмады», – дип, Светлана Вилдан кызы миңа чак антлар гына итмәде.

Берничә укытучы Нурмөхәммәт Хөсәеновка да чыккан икән. Татар җәмәгатьчелеге шушы хәлгә багышлап җыелыш үткәрде. Аңа С. Шириня белән нәшрият йорты директоры И. Фазлетдинов та чакырылды. Алар татар гәҗитенә басым булуын инкарь итте, тиражын 1000 данәгә җиткерергә сүз бирделәр.

Мин ялдан килеп, авылдашларны гәҗиткә яздырган утыздан артык квитанцияне өстәленә салгач, С. Шириня күгәреп китте һәм: «Гариза яз да, сыпырт моннан», – диде. Ә мин аңа: «Китмим, сәбәбе булса, үзегез статья белән куыгыз», – дип җавап кайтардым. (Шунда гына аңладым, ул гәҗитне яптырырга тели, ә мин аның юлында киртә).

Нәшрият йорты директоры И. Фазлетдинов та хакимияттә дус-ишләре күп булган С. Шириня ягын сайлады, «Сине кудырырга барыбер сәбәбен табам», – диде.

Журналист йөрергә тиеш бит, ә миңа: «Иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эштә утырырга тиешсең», – диделәр.

– Миңа мәкаләләремнең булачак геройлары белән очрашырга, кешеләрне гәҗиткә яздырырга кирәк бит, – дидем аптырап.

– Кичке алтыдан соң һәм ял көннәре!

Күп тә үтмәде, С. Шириня белән И. Фазлетдинов кул куйдырырга дип өстәмә килешү күтәреп килделәр. Укып карасам, чак егылып китмәдем. Аның буенча мин беркая да чыгып йөрмәскә, бары редакциядә утырырга тиеш булам! Таныш адвокатым белән киңәшләштем, ул, әлбәттә, миңа имза куймаска киңәш итә.

Гәҗит чыкмаган буш атнада үз машинамда (алар миңа редакция машинасын бирми) Крип авылына барып бер фермер белән очрашып кайткач, С. Шириня: «Прогул ясадың», – дип кычкырырга кереште, ә И. Фазлетдинов язма шелтә белдерде.

Әмма болары баласы гына булган икән. Чирләп «больничныйга» чыккач мине тикшерергә җыелыш та ясадылар. Кешеләрен дә җыя белгәннәр: Артур Садыйков (Татар мохтарияты җитәкчесе), Рәсүл Гәрәев (Башкортстан татар конгрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе), Дамир Хәбибрахманов (кызым укыган Бәләбәй татар гимназиясе директоры)… Иң кызыгы (бәлки кызганычы) – мине тикшергән җыелышка үземне кертмәделәр дә. Нәкъ 1937нче елдагы кебек!

Аларның миндә ни эше бар? Берәр гаебем булса, нигә үземә әйтмиләр? Миннән качып минем турында нәрсә сөйләшәләр?

Бераздан бу җыелыш үзенең «җимешләрен» дә бирә башлады. Югарыда исеме искә алынып киткән Р. Гәрәев С. Шириняга зурлап Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатын тапшырды! Ни өчен? «Бәләбәй хәбәрләре»н бетерүгә бар көчен салганы өченме?!

Аннан тагын да куркынычрагы башланды – кызыбыз Чулпанга тотындылар. «Бишле»гә укыган кызыбыз көннәрнең берсендә «икеле»ләр ташый башламасынмы?!

Гимназиядән кайта, «Ничәле алдың?» – дип сорыйбыз. «Алмадым», – ди. Ә кич электрон көндәлегендә «икеле»ләр барлыкка килә. Хатын ярты төнгә кадәр өй эшләрен эшләтә, темаларны кабатлата. Бөтен нәрсәне белә, әмма икенче көнне электрон көндәлегендә тагын «икеле» барлыкка килә. Бала мәктәптән бөтенләй елап кайта башлады. «Укытучылармы?» – дип сорыйм. «Әйе», – дип баш кага. «Укучылармы?» – дип сорыйм. Янә «әйе» дип баш кага. Өйдә тынычлык югалды.

Ярый әле шундый көннәрнең берсендә хатын белән урамда кызыбызның сыйныфташын очраттык. Бераз сөйләшеп торгач, ул: «Мин Чулпанны кызганам», – димәсенме?! Аптырап хатын белән: «Нигә?» – дип сорыйбыз бертавыштан.

– Аны укытучылар яратмый. Моны күреп ярты класс кызыгызны җәфалый.

Шуннан соң гына хәлнең асылына төшенәбез. Минем аркада кызга карата һөҗүм бара ласа!

Аңа ныклап гимназия директоры Д. Хәбибрахманов һәм ике укытучы каныга икән. Хатын тегеләргә телефоннан шалтыратып: «Нигә Чулпанга бәйләнәсез?» – ди. Сәере шул – сөйләшүдән соң «икеле»ләре шундук юкка чыга. (Бездә аларның скриншотлары сакланды). Болардан чыгып сорау туа – кызыбыз чыннан да «икеле» алган икән, нигә алар шул ук секундта юкка чыга? Сыйныф җитәкчесе Айгөл Шакирҗанова гына тынычланырга җыенмый, Чулпаныбызга каныгуын дәвам итә: кычкыра, сыйныфташлары алдында төрлечә мыскыл итә, атна дәвамында кизү торгыза һәм әледән-әле: «Мин сине үтерәм», – ди. Кызым документларын алып гимназиядән кайтып киткәндә дә аның артыннан: «Хәзер минем кемне бәреп үтерәсем килер инде?!» – дип торып калган.

Әйе, бу чыннан да «травля» булды. Юкса, нигә миңа багышланган яшертен җыелышка кызым укыган гимназия директорын чакырталар? Нигә шуннан соң сабыемның билгеләре начарая? Нигә кызыбызны ярты сыйныф җәфалаганда А. Шакирҗанова, Д. Хәбибрахманов аны яклап сүз әйтми? Нигә сыйныфташы кызыма карата барган басымнар турында сөйли?

Гаделлек эзләп район хакимияте башлыгы А. Сәхабиевка керергә булам. Сәркәтибе теше-тырнагы белән каршы чыга. «Тавышны бар республикага таратам», – дигәч кенә кабул итү сәгатенә яза.

Очрашуда Азат Альверт улы үзенең урынбасарлары белән иде. «Син прогул ясагансың», – дип ташлана Смородин фамилиялесе. Мин аңа «хезмәт килешү»ен чыгарып болгыйм һәм кызга карата барган пычраклыклар турында сөйлим. «Сез бит кичә гимназиядән кызыгызның документларын алгансыз инде», – ди бу тагын. Кызык, ул минем Крип авылына мәкалә герое белән очрашуга баруымны, сабыема карата басымнарга түзә алмыйча, кызыбызны гимназиядән алуыбызны каян белә? Районда бит ничәмә укучы, аларның барысының да язмышын күзәтеп барамы? Кызык, бик кызык.

Үзем сөйләгәннәрдән соң район хакимияте башлыгы А. Сәхабиев хокук бозулары һәм кылган башбаштаклыклары өчен Шириня белән Фазлетдиновны эштән куар яки шелтә белдерер һәм мин тынычлыкта калырмын дип уйлыйм. Тик кая инде! Киресенчә, миңа басым көчәя генә!

Икенче көнне Фазлетдинов яңа боерык белән керә. Аның буенча, мин дубляж гәҗитемне төп гәҗиткә кадәр бер көн алдан чыгарырга тиеш булам! Ягъни, вагон паровозны үзе өстери! «Белебеевские известия» төп басма булып исәпләнә, шуңа да анда дистәгә якын кеше эшли, ә мин аның татарча дубляжында бары берүзем! Шириня белән Фазлетдинов «Бәләбәй хәбәрләре»н алданрак чыгартып, мине уңайсыз хәлгә куйдырырга телиләр. Чөнки «Белебеевские известия»нең мин тәрҗемә итәсе беренче бите бик еш кына пәнҗешәмбе көндез генә әзер була, ә мин үземнекен чәршәмбе үк чыгарырга тиеш! Ә үткән атнада басылган «Белебеевские известия»ләрен тәрҗемә итә алмыйм инде, чөнки ул искергән була. Димәк, гәҗит вакытында чыкмый дип, мине эштән куу өчен яхшы сәбәп табыла!

Түзә алмыйча, болар турында Уфага ГУПка хат җибәрәм. Моны тикшерергә аннан ике хезмәткәр килә. Аларга бүтән районнарда дубляжның төп гәҗиттән соңрак нәшер ителүен, эш сәгате вакытында бер кая да чыгып йөрергә рөхсәт итмәүләрен сөйлим. «Карга күзен карга чукымый», дип, халыкта юкка әйтмиләр шул – болар мине тыңларга да теләми.

Адвокатым белән Бәләбәй прокуратурасына хезмәт хокукларымны бозулары турында җентекләп хат яздык. Алар мине чакыртып та тормыйлар. Килеп туган бәхәсне хәл итү өчен редакция профкомына һәм үземнең җитәкчеләргә (ягъни, Шириня белән Фазлетдиновка) мөрәҗәгать итәргә киңәш ителгән хат кына җибәрәләр. Менә сиңа мә!

Татар җәмәгатьчелеге мине һәм гәҗитне яклап Бәләбәй районы хакимияте башлыгы А. Сәхабиев исеменә хат язды, аңа күп кенә кешеләр култамга куйды.

Көннәрнең берсендә Мәтәүбашка «Белебеевские известия»дән кешеләр килүен ишетеп калдым, җитмәсә, авыл хакимияте алар белән очрашуга кайбер авылдашларымны да чакырткан икән. «Бу юньле хәл түгелдер», – дип, хатын белән мин дә барырга булдык.

Авыл хакимияте бинасына керсәк… анда С. Шириня, И. Фазлетдинов, авыл хакимияте башлыгы Н. Гайсин, колхоз тиклем колхозны үз «кесәсенә салып куйган» У. Нәбиуллин һәм… теге хатка кул куйган ветераннар утыра. Җыелыш оештыручылар аларны төрлечә куркытып, куйган имзаларыннан баш тартырга өндиләр. Без бу эшкә тыныч кына карап тора алмыйбыз инде – китә кычкырыш. Яраткан укытучым – 78 яшьлек Наилә апа йөрәгенә тотына, 89 яшьлек Мәдинә апа елап ук җибәрә. Өстәлгә күзем төшә – анда безнең Сәхабиев исеменә язган хат ята. Гайсин белән Нәбиуллинның Гаилә көне алдыннан өлкән яшьтәге авылдашларын хакимияткә чакыртып, аларны куркытырга ни хаклары бар? Боларның пычрак планнары барып чыкмый, мин хезмәт ветераннарын ияртеп ишеккә юнәләм.

Шул ук көнне Сәхабиевның «ВКонтакте»дагы битенә: «Сезгә мөрәҗәгать иткәннән соң миңа басым көчәйде генә», – дип хат җибәрәм. Ә ул җавап итеп… мине «кара исемлек»кә кертә.

Дусларым һәм туганнарым миңа тизрәк Башкортстаннан качарга тәкъдим итә. Үзем дә аңлап торам, алар өлкән яшьтәге туганнарымны, 11 яшьлек сабыемны кызганып тормадылар, болардан теләсә нинди этлек көтәргә була.

Хатын белән иң кирәк-яракларны машина багажнигына тутырабыз да, балаларыбызны алып, исән чакта дип, Башкортстаннан чыгып качабыз.

Яшермим, башта авыр, бик авыр булды. Вакытлыча яшәп торырга фатир эзләдек, әмма таба алмадык. Кунакханә дә тулы. Яшәр урын булмау сәбәпле, атнага якын урманда машинабыз эчендә йоклап йөрдек. Сабыйларыбызны да 1 сентябрь көнне урман эченнән алып чыгып укырга алып киттек.

Бераздан акчабыз да кими башлады. Эшебез дә юк. Бар дөнья Украина качаклары турында сөйли. Бер уйласаң, без дә шул качаклар бит. Тик, Башкортстанныкы.

Ярый әле юлыбызда изге күңелле кешеләр, яхшы җитәкчеләр очрады. Хәзер инде барлык авырлыклар да артта калды. Яшәргә урыныбыз да, эшләргә эшебез дә бар. Безнең гаилә бу тормыш сынавын да җиңеп чыкты.

Мин Ширинялар, Фазлетдиновлар, Смородиннар, Садыковлар, Гәрәевлар, Хәбибрахмановлар, Шакирҗановалар, Нәбиуллиннар, Гайсиннар кылган кабахәтлекләре өчен җәзасын алырга тиеш, дип исәплим һәм гаделлек урнашуга бар көчемне дә куячакмын. Аннан, Аллыһы да бар. Кызымның, Мәдинә апаларның күз яшьләре төшәчәк әле.

Мин чын журналист яхшы тикшерүче дә булырга тиеш дип исәплим. Үзем дә тик ятмыйм, материаллар туплыйм. Югарыда язылганнарга кагылышлы миндә бик күп аудиоязмалар, скриншотлар, документлар, Сәхабиевтан һәм прокуратурадан килгән хатлар саклана. Вакыты җиткәч, Аллаһы боерса, аларны бик белеп файдаланачакмын.

Сибелгән татар баласына нинди генә авыр булмасын, ярый әле аңа кайтып сыенырга Татарстаны бар. Менә монысы куандыра һәрбер татар баласын.

Габдулла ВАФИН,

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, качак

Предыдущая статьяВ Ижевске состоялось собрание татарских организаций Поволжья
Следующая статьяУченые Татарстана оценили деятельность Общества татарских краеведов
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя