2021 елда, коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләрнең иң актив чагында узган җанисәпне иң уңышсыз җанисәпләрнең берсе дип бәялиләр. Аның ничек узганы да, нәтиҗәләре дә тәнкыйтьләнә. Социолог Алексей Ракша белдергәнчә, ул җанисәптә иң зур хәрәмләшүләр — Төньяк Кавказ республикаларыннан кала — Сарытау өлкәсе белән Башкортстанда булган. Башкортстанда татарларны башкорт итеп яздыру тәҗрибәсе әле дә дәвам итәме? 

Соңгы 20 елда Башкортстанның милли сәясәтенә хас булган, татарларны  башкортлаштыру курсны хуплаган кешеләр, тулаем алганда, аның нәтиҗәләрен моңа аңлатма табарга тырышып хупладылар. Ләкин бу дөресме? Әйдәгез, җентекләбрәк карап чыгыйк: нәрсә нигезендә без мондый нәтиҗәләр ясый алабыз.

2021 елгы җанисәпнең рәсми нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда башкортлар һәм урыслар саны арткан, ә менә татар, чуаш, мари халыкларының саны кимегән. 2010 елгы җанисәп белән чагыштырганда, урысларның саны 1 млн 432 меңнән 1 млн 509 меңгә җиткән — ягъни 77 мең кешегә арткан.

Шунысын кызык: 1989 елгы җанисәптәп бирле Башкортстандагы урыслар саны гел кими килде. Бу урысларның азрак бала табуы белән дә, аларның республикадан читкә китүе белән дә аңлатыла — моны шактый күп белгеч таныды. Шунлыктан 2010 ел белән 2021 ел арасында Башкортстанда урыслар санының артуын аномалия дип санарга була. Һәм бу — беренче аномалия генә.

Икенче аномалия. Башкортлар 11 елда 1 млн 172 меңнән 1 млн 268 меңгә җиткән — ягъни 94 мең кешегә арткан. Ә менә татарлар 1 млн 9 меңнән 974 меңгә калган — ягъни 34 мең кешегә кимегән. 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, Башкортстандагы татарлар саны 173 меңгә кимегән, ә башкортлар саны, киресенчә, 405 мең кешегә арткан.

Шул ук вакытта туган теле итеп татар телен күрсәткән башкортлар саны да кимегән. 2010 елда андыйлар 189 мең булган булса, хәзер — нибары 106,7 мең. Икеләтә диярлек кимегән дигән сүз. Ничек мөмкин бу? Җавабы гади — башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты». Моңарча «татар телле башкортлар» дип яздырылган татарларны хәзер «башкорт» итеп кенә теркиләр. Шушы адым өчен идеологик нигез 2021 елгы җанисәпкә әзер иде инде.

2015 ЕЛДАГЫ КЕЧЕ ҖАНИСӘП

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләрен 2015 елда үткәрелгән кече җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырсаң, хәрәмләшүләр тагы да күзгә ташлана.

Кече җанисәпләр гаять төгәл күрсәткеч булып санала, чөнки алар математик яктан махсус санап чыгарылган технология нигезендә үткәрелә.

2015 елда Башкортстанда узган кече җанисәп шуны күрсәтте: республика халкының 29,8%ын — татарлар, 38,9%ын — урыслар, 23,2%ын — башкортлар тәшкил иткән.

Сүз уңаеннан, 2015 елгы кече җанисәп нәтиҗәләре 1989 елгы җанисәп саннары белән тәңгәл диярлек. Шәхсән мин нәкъ менә 1989 елда, илдә демократик үзгәрешләр көчәйгән вакытта үткән җанисәпне иң дөресе дип саныйм.

2015 елгы кече җанисәп нәтиҗәләренә күрә, туган теле итеп татар телен санаган кешеләр саны бар республика халкының 31%ын тәшкил иткән.

Башкортстанда үткәрелгән кече җанисәп ышаныч тудырмый дигән кешеләргә аны Русиянең башка төбәкләрендә үткән кече җанисәпләр белән чагыштырырга тәкъдим итәм.

Мисал өчен, Татарстанда 2015 елгы кече җанисәпкә күрә, республика халкының 54%ын — татарлар, 40%ын — урыслар тәшкил иткән. 2021 елгы җанисәп саннары да шул чама: татарлар — 52,2%, урыслар — 39,3%.

Яисә Оренбур өлкәсен алыйк: 2015 елда урыслар — 79,3%, татарлар — 6,4%, башкортлар — 1,49% булган. 2021 елда урыслар — 79,3%, татарлар — 6,6%, башкортлар — 2%.

Кыскасы, бер генә төбәктә дә 2015 елгы кече җанисәп белән 2021 елда узган халык санын алу арасында зур аерма юк. 2010 елгы җанисәп саннарыннан да зур үзгәрешләр беркая да күзәтелми. Булган аерма милләтен күрсәтмәгән кешеләр санына тиң. Фәкать Башкортстанда гына — аномаль үзгәрешләр, хәтта сикерешләр дип тә әйтергә була. Мин моны 2021 елгы җанисәптәге хәрәмләшүләрнең тагын бер дәлиле дип саныйм.

КЕМ КҮПМЕ БАЛА ТАБА

Ә бәлки, башкортлар күбрәк бала табадыр? Аларның саны нәкъ менә шуңа күрә котырып үсәдер? Һәм бәлки Башкортстандагы урыслар да күбрәк бала табадыр? 2021 елгы җанисәп саннарын күргәч тә шундый сораулар туа.

Бер хатын-кызның уртача ничә бала табуы һәм организмның токым булдыру сәләте (fertility) — демографиядә иң төгәл күрсәткечләр санала. Шул ук социолог Алексей Ракша фикеренчә, нәкъ менә шул күрсәткечләргә генә ышанырга мөмкин, чөнки бу — нигездә, объектив саннар. 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтте: бер урыс хатынына — 1,4 бала, татар хатынына — 1,6 бала, башкорт хатынына — 1,7 бала туры килә. Бөтен Русия буйлап уртача күрсәткеч бу. Шунысын да исәпкә алырга кирәк: башкортларның яртысы авыл җирендә яши (татарларда исә авылда яшәүче халык саны — 36%) — ә бит авылда гадәттә күбрәк бала табалар.

2015 елгы кече җанисәпкә карасак, саннар шундый: бер урыс хатынына — 1,7 бала, татар хатынына — 1,89 бала, башкорт хатынына — 2 бала туры килгән. Башкорт белән татар арасында бала табу ягыннан аерма күренми диярлек, ә җанисәптә башкортлар саны арта, ә татарлар саны кими. Сәер түгелме

Сүз уңаеннан, моңарчы бала табу ягыннан алдынгы саналган чечен һәм ингуш хатыннарында да бу күрсәткечләр кимегән — ягъни бала табу бар милләтләрдә дә кими.

МИГРАЦИЯ?

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләрен хуплаучыларның тагын бер тезисы — янәсе татарлар Башкортстаннан күченеп китә, ә башкортлар, киресенчә, республикаларында кала. Ә бит демографияне тикшерергә мөмкинлек бирүче муниципаль статистика да бар, һәм ул гаять кызыклы — аннан бик күп әйберне ачыкларга мөмкин.

Кайбер милләт вәкилләрен (татарны, чуашны, марины) башка милләтләргә кушканнар (башкортка, урыска)

Мисал итеп якынча бер үк зурлыктагы ике шәһәрне алыйк: Башкортстанның көнбатышында (татарлар күпләп яшәгән җирләрдә) урнашкан Туймазы һәм көньяк-көнчыгыштагы (башкортлар ягындагы) Сибай. Башкорт Урал аръягының башкаласы саналган Сибайда халык саны 2009 елда 67,2 меңгә җитә — һәм шуннан соң гел кимеп бара. 2021 елда шәһәрдә 56,6 мең кеше яшәгән. Туймазыда исә шәһәр халкы саны 2015 елда 68 мең кешегә җиткән һәм шуннан бирле әллә ни үзгәрмәгән.

Ә бит Туймазы янында тагын бер эре шәһәр — Октябрьский бар. Ул да халыкны үзенә җәлеп итеп тора. Сибайның исә андый көндәше юк (якында урнашкан эре шәһәр — Магнитогорски — 100 чакрым ераклыкта, һәм ул башка төбәккә, Чиләбе өлкәсенә керә). Шунысын да онытмыйк: авыл җирлегенә якын урнашкан шәһәрләр халыкны үзенә җәлеп итеп тора. Аларга карап, шул җирлектәге демографик тенденцияләр турында сүз йөртәләр.

Башкортлар саны Русиядә кимегән, ә республикада арткан. Җанисәп саннары дөреслеккә туры киләме?

Республиканың башкорт ягыннан тагын бер мисал — Белорет шәһәре. Монда халык саны 2003 елдан бирле кими: 71 меңнән 64 меңгә төшкән. Бу нәрсәне аңлата? Башкортстан татарлары Татарстанга күченә, ә башкортлар республикаларында кала диючеләр йә хаталана, йә махсус хәрәмләшә дигән сүз бу. Күргәнебезчә, башкортлар да яшәгән җирләреннән күченеп китә.

Һавадан алынган «үле җаннар» кирәкле милләт санына кушылган, һәм шул рәвешле әлеге милләтнең саны ясалма рәвештә арттырылган

Башкортстандагы җанисәпнең хәрәмләшүләр белән узганын дәлилләүче тагын бер әйбер: имеш, республикада яшәүче халыкның саны — 4 млн 91 мең кеше. 2021 елга кадәр чыккан Росстат мәгълүматлары нигезендә Башкортстан халкының саны 4 миллионнан кимергә тиеш дип фаразланган иде. Мәсәлән, 2018 елның 1 гыйнварында Башкортстанда 4 млн 63 мең кеше яшәгән. 2019 елның 1 гыйнварында — 4 млн 51 мең кеше калган, ә 2020 елның 1 гыйнварында исә халык саны 4 млн 38 меңгә төшкән. Росстат саннары бу! 2021 ел башында Башкортстанда 4 млн 16 мең кеше калачак дип фаразланган иде.

Тик җанисәп нәтиҗәсендә халык саны гаҗәеп рәвештә артып киткән! Янәсе 2021 ел азагында Башкортстанда 4 млн 91 мең кеше яшәгән булып чыккан.

Югарыда язылганнарга нигезләнеп, түбәндәге нәтиҗәләр ясарга мөмкин:

  • Башкортстандагы җанисәп вакытында, бер яктан, кайбер милләт вәкилләрен (татарны, чуашны, марины) башка милләтләргә кушканнар (башкортка, урыска).
  • Икенче яктан, һавадан алынган «үле җаннар» кирәкле милләт санына кушылган, һәм шул рәвешле әлеге милләтнең саны ясалма рәвештә арттырылган.
Предыдущая статьяТөмән. Җанисәп | Таяну ноктасы 06/02/23
Следующая статьяНукратских татар позвали в Татарстан
Гарифуллин Ильнар Зульфатович
Политический обозреватель, историк, политолог, кандидат исторических наук, специалист по вопросам государственной национальной политики и национальных движений. 

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя