Бу бит миссионерлык әдәбиятының ярылып яткан үрнәкләре — болар ислам динендәге татарлар арасында христианлык пропагандасын алып бара
21 февральдә Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында узган фикер алышуда галим Александр Кибрик Тел белеме институты себертатар диалектын мөстәкыйль тел буларак рәсми таныды дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу диалект хәзер татар әдәби теле эчендә каралмый.
«Үз өстебезгә җаваплылык алып, шуны хәл итәбез: себертатар теле белән татар теле — икесе ике тел. Институтыбызда күп еллар инде тиешле эшләр башкарылды. Юрий Коряков җитәкчелегендәге галимнәр төркеме Русия халыклары телләре исемлеген төзеде… Кыскасы, Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты себертатар теленең барлыгын таный», — диде Кибрик.
Бу идеяне кемнәр тәкъдим итте соң? Тел белеме институтында узган җыенда әлеге фикерне Гөлсифә Бакыева һәм аның ире Юрий Квашнин тәкъдим итте. Икесе дә Русия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Төньякны өйрәнү институтында эшли. Бакыева шулай ук Тубыл Рухи семинариясе белән хезмәттәшлек итә. 2020 елда нәкъ менә аларның ярдәме белән «Йунус пәйгәмпәрнең китабы. Книга пророка Юнуса» дигән басма чыкты. Инҗил китабы — Юныс пәйгамбәр китабының татар теленең себер диалектына тәрҗемә ителгән басма бу. Инҗилнең башка өлешләре дә «себертатарча»га тәрҗемә ителәчәк дип хәбәр ителгән иде. Ә бу бит миссионерлык әдәбиятының ярылып яткан үрнәкләре — болар ислам динендәге татарлар арасында христианлык пропагандасын алып бара.
Себертатарларны гомум татар милләтеннән аеру эшен алып барган башка шәхесләр дә бар — алар еллар дәвамында Татарстан, рәсми татар оешмалары белән хезмәттәшлек итеп килде.
Себертатарларны гомум татар милләтеннән аеру эшен алып барган башка шәхесләр дә бар — алар еллар дәвамында Татарстан, рәсми татар оешмалары белән хезмәттәшлек итеп килде. Казаннан бүләкләр, грамоталар алды. Казан түрәләре башларыннан сыйпап торганда, алар үз эшләрен эшли торды. Татар дөньясындагы процессларны анализламау, түрәләрнең «мин берни дә күрмим, димәк, берни дә юк» дип уйлаулары хәзерге нәтиҗәгә китерде дә инде. Ә бит бу хәлләргә җиткермәсәләр дә була иде.
Алай гына да түгел: себертатарларны татар халкыннан аерырга тырышучы әлеге төркем турыдан-туры рәвештә Башкортстандагы кайбер активистларга да бәйле. Әстерхан өлкәсендәге татарларны нугайларга әвелдерергә тырышкан иптәшләр дә, Себердәге активистлар да соңгы елларда Дөнья башкорт корылтае һәм аның хәзерге рәисе Юлдаш Юсыпов белән тыгыз элемтәдә эшләде. Сүз уңаеннан, Юсыпов Гөлсифә Бакыеваны Тел белеме институтында узган җыеннан соң яклап та чыкты. Нугай һәм себертатар мөстәкыйльлеген хуплаган әлеге шәхесләр Уфа оештырган чараларда катнашты. Өстәвенә әлеге дә баягы Гөлсифә Бакыева Башкортстанның Милли, мәдәни һәм тел сыйфатлары буенча иҗтимагый-мәдәни модельләштерү Үзәге каршындагы Экспертлар шурасының даими әгъзасы да булып тора әле. Әлеге Үзәктә Юлдаш Юсыпов та, Азат Бердин да эшли. Икесе дә — башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты»н пропагандалаган кешеләр. Азат Бердин, шулай ук, «Яшь этнополитолог мәктәбе» проектының баш кураторы да әле — президент грантлары аша өч елда әлеге «мәктәп» 23 млн сум тирәсе акча алган. Төбәкләрдә эшләүче бер генә проектка да шушының кадәр акча бүлеп бирелгәне юк. Исегезгә төшерәм: аның «фәнни» эшчәнлегенең төп юнәлеше татар миллилеге, Татарстанга каршы юнәлгән дисәң дә ялгыш булмастыр.
Шул ук вакытта ник берсе әдәби татар телендә сөйләшә алсын! Ни татарча, ни башкортча, ни «себертатарча» белмиләр бит Себертатар диалектын аерым тел итеп тануны хуплаган шәхесләрнең реакциясе дә кызык. Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында эшләүчеләр «себертатар теле бар, без моны раслыйбыз» дип тәкрарлый. Ә нәрсәгә нигезләнеп моны раслаганнар соң? Ул хакта ләм-мим — дәшмиләр.
Моннан кала, Анна Дыбо кебек фәнни лоббичылар башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты» бар дигән идеяне дә алга сөрә — бу эштә Юлия Норманская да актив роль уйный. Шул ук вакытта ник берсе әдәби татар телендә сөйләшә алсын! Ни татарча, ни башкортча, ни «себертатарча» белмиләр бит.
Гөлсифә Бакыеваның ире Юрий Квашнин шәхесе дә кызыклы. Ул үзе Төньяк халыклары белгече булса да, соңгы елларда кисәк кенә себертатар «белгече» булып китте. Югарыда телгә алынган җыенда ул «татарлар — ясалма халык, аларны Ленин уйлап чыгарган» дип чыгыш ясады. «Әдәби татар теле ясалма рәвештә оештырылды — «төрки» телен алганнар да барлык алынмалардан арынганнар. 1939-1940 елларда татар телен ясау эше төгәлләнә, аны Татарстан буйлап кына түгел, Башкортстанда, бөтен Идел буе буйлап тарата һәм тага башлыйлар. Себердәге татарларга да килеп җитәләр. «Татар» дигән атама бар, имеш… Конструкт бит ул. Сезнең барлык шәхесләрегез дә — Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин — татарча түгел, ә «төрки» телдә язганнар. Юк, бернинди татар милләте дә булмаган, юк та, булмаячак та» — бу Юрий Квашнин сүзләре. «Бернинди татар милләте дә булмаган, юк та, булмаячак та».
Таныш сүзләр кебек, әйеме? Шул ук фикерләр Башкортстанда татар теленә каршы чыккан кайбер шәхесләрдә очрый. Тик хәзер бу сүзләр интернет киңлекләрендәге аноним комментарларда түгел, ә Тел белеме институтында яңгырады. Шушы ике төркемнең бергә эшләве ярылып ята, минемчә.
Шуңа күрә «соңгы җанисәптә «себертатар» булып язылган кешеләр саны — нибары 6,3 мең» дип үз-үзеңне юатырга кирәкми. Бу бит беренче карлыгач кына! Себертатарлар өчен «аерым тел» булдырсалар да, аны укытыр өчен яңа дәреслек бастырсалар да — ул «тел» ике-өч мәктәптә генә укытылачак. Ә 5-10 елдан бу тырышлыклар тәмам юкка чыгачак. Гади себертатарлар исә урыслашып бетәчәк — зур татар дөньясы, татар мәдәнияте белән элемтәләре өзеләчәк. Себернең башка халыклары язмышы нәкъ шундый бит.
Хәтта теоретик яктан да себертатар «телен» булдыру ифрат катлаулы
Мисалга, үзләрен «татар кишиси» дип атаучы шорларны гына алыйк. Үзләре каршы булса да, аларны аерым милләт итеп таныдылар. Аларның да үз «телләре», хәтта дәреслекләре дә бар. Әмма аз сандагы «халык» булгач, алар юкка чыгу алдында тора.
Тагын бер мисал — нагайбәкләр. Аларны татар халкыннан 1989 елда аердылар. Алар да бүген юкка чыгып бара. Урыслашу һәм Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы икътисади проблемнар аларга нык китереп бәрде. Нагайбәкләр үзләре моны сораса да, Татарстан аларга берничек тә ярдәм итә алмый — чөнки алар бит «аерым халык».
Башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалектын» шыпырт кына Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында таныту эшләре алып барыла
Тагын бер мөһим әйбер: бөтен кеше өчен дә аңлаешлы булган, бердәм себертатар сөйләме юк. Гасырлар буе татарлар Идел буеннан Себер якларына күченеп килә торган булган, шуңа күрә Себердәге татарлар — «катнаш», «кушылган». «Чиста» себертатарларны табу мөмкин түгел. Әлбәттә, бу процесслар җирле халыкның телендә дә чагыла. Филологлар «себертатар диалекты» дип атаган сөйләм чынлыкта өч төркемгә бүленә: бараба, тубыл-иртыш һәм томски сөйләмнәре. Алар бер-берсеннән шулкадәр аерылып тора ки, аларны тоташтыручы, бәйләүче күпер вазифасын нәкъ менә әдәби татар теле үти. Шуңа күрә хәтта теоретик яктан да себертатар «телен» булдыру ифрат катлаулы. Шул өч төркемнең берсе булып калачак инде ул.
Сүземне йомгаклап шуны әйтим: себертатарларны гомумтатар милләтеннән аеру — беренче кыңгырау гына. Татарларга сәяси һәм идеологик яктан зур һөҗүм бу. Игътибар итсәгез, шул ук вакытта кырымтатарларда да «безне фәкать «кырымлы» дип атагыз» диючеләрнең тавышлары активлашты. Ягъни сигнал бар, һәм кирәкле көчләр «уяна». Тора-бара башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалектына» да чират җитәчәк, аны да рәсмиләштереп куярлар. Башкортстандагы татар мәсьәләсен исәпкә алганда, бу инде иң җитди адым булачак, чөнки бу бөтен татар халкына йогынты ясаячак. Әлеге «диалект»ны Башкорт корылтае кебек рәсми оешмалар да, формаль яктан оппозициядә торучылар да хуплый.
Җанисәп узгач, барысы да тынычланыр диючеләрне тыңлыйсы түгел! «Төньяк-көнбатыш диалект»ны шыпырт кына Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында таныту эшләре алып барыла — ул хакта Юлдаш Юсыпов үзе сөйләде.
Татарларга нишләргә соң? Себертатар «телен» дә, җыен фейк «диалектларны» да танымаска. Аларны тану тырышлыкларына каршы торырга кирәк. Уйлап чыгарылган әлеге конструктларны хуплаган, татар милләтен бүлгәләргә тырышкан кешеләргә исә Татарстан, татар җәмәгатьчелеге кул да бирергә тиеш түгел.
Источник фото: «Татар-информ»