Фәүзия Бәйрәмова соңгы елларда себер татарлары тарихын өйрәнеп, күп кенә фәнни хезмәтләр һәм әдәби әсәрләр язды. Аның «Күчем хан» (Күчем хан. Тарихи роман, Казан: «Аяз» нәшрияты, 2007. – 216 б.) әсәре Себердәге урта гасырлар тарихын һәм милләтебез тормышын яктыртса, «Һиҗрәт» (Һиҗрәт. Тарихи роман, Казан: «Аяз» нәшрияты, 2017, – 480 б.) романы узган гасыр башларында дин-ислам хакына Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган милләттәшләребез турында.

КҮЧЕМ ХАН НӘСЕЛЕНӘ ВАСЫЯТЬ ҺӘМ ӘМАНӘТ

«Күчем хан» романы себер татарлары тарихына караган беренче әдәби әсәр булып тора. Анда төп вакыйгалар XVI гасырның икенче яртысында Русиянең Себер ханлыгына каршы башлаган яулап алу сугышлары, җирле халык­ларның батырларча көрәше һәм ачы язмышы тасвирлана. Роман тарихи нигездә, себер татарларының тормыш-көнкүрешен өйрәнеп язылган, анда илен дошманга бирмәс өчен 20 ел буе кулына кылыч тотып сугышкан Күчем хан образы, шулай ук Казан ханәкәсе Сүзгебикә, хыянәткә барган Карача бәк (вәзир), башкисәр Ермак образлары да тулы итеп сурәтләнгән.

«Бу әсәрем Себер иленең чын хуҗаларына, үзләрендә әле дә изге пәйгамбәрләр канын йөрткән, бабалары Чыңгыз һәм Күчем ханнарның көчле рухын саклаган, табигатьнең эчкерсез һәм гайрәтле балалары булып кала алган себер татарларына багышлана. Бу әсәрем Себернең соңгы татар патшасы – Күчем хан турында, аның урыс басып алучыларына каршы дистә елларга сузылган азатлык көрәше турында… Бу әсәрем – бүген дә Себер җирләрендә яшәүче пәйгамбәрләр һәм сәедләр токымына, Чыңгыз хан һәм Күчем хан нәселенә – Себер татарларына милли азатлыкка васыятем, югалган дәүләтне торгызырга әманәтем булсын», – дип яза автор үзенең кереш сүзендә.

«Чын татар тарихын да, Себер дәүләтен дә яңадан алар торгызыр, милләткә җир астында калган борынгы мирасын да шушы татарлар кайтарып бирер, иншаллаһ!

Чөнки моны алардан халык көтә, ил өчен изге көрәштә шәһит киткән Күчем хан һәм Сүзге-бикәләрнең рухы көтә, киләчәк көтә!

Һәм Себер илендә чын тәртипне, бәхетле, иманлы тормышны аның чын хуҗалары – себер татарлары урнаштырыр, иншаллаһ!

Чөнки бу бит аларның иле, Аллаһ биргән туган җире, татарның алтын тәхете торган Себер-йорт!» – диелгән бу әсәрдә.

КАЙДА МИНЕМ ӨЕМ… КАЙДА МИНЕМ ИЛЕМ…

Ырыслы күл буйлары, Яланкүл, Үләнкүл, Аубаткан, Кумыслы… Себер татарлары тарихында онытылмаслык эз калдырган, күңелләргә ачы сагыш салган, әмма бик газиз булган атамалар. 1907 елда Омск өлкәсенең Тара төбәгеннән берьюлы биш йөзгә якын себер татары, Аллаһка тәвәккәллек кылып, Габдрәшит хәзрәтнең фатихасы белән җаваплы сәфәргә кузгала. 110 елдан соң бу вакыйгага багышланган танылган язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» исемле романы дөнья күрә. Әлеге роман – дәүләтсез калган милләтнең, үзен саклап калу өчен, дөнья буйлап таралган һәм кылган мәңгелек һиҗрәте турында.

Автор шушы әсәр өстендә ун еллап эшли. Меңләгән чакрымнар гизеп, Себер, Төркия, Германия архивларында эзләнә. Омск өлкәсенең татар авылларында булып, Төркиядәге себер татарлары урнашкан Бөгеределек авылына һәм Кония шәһәренә кадәр барып җитеп, себер татарлары көнкүрешен, яшәү рәвешләрен, холык үзенчәлекләрен өйрәнеп, сөйләм нечкәлекләренә төшенеп, ата-бабалардан калган борынгы риваятьләрне һәм халык җырларын барлап, барысын да шушы әсәрдә чагылдыруга ирешә.

Бары тик иман хакына, үз теләкләре белән, кендек каны тамган җирләрен, туып үскән авылларын, Туба, Мәртен, Чумарт атауларында киерелеп печән чапкан болыннарын, Ям куагы, Куртайлы, Койгалы урманнарын, Яланкүлне чорнаган зәңгәр күлләрне – Рәҗәп, Каук, Мәүлет һәм Каргакүл, һәр елны аккошлар кайта торган Ырыскүлне мәңгелеккә калдырып, бер күрмәгән, бер белмәгән чит-ят җирләргә, билгесезлек дөньясына китеп баралар. Аларның юлда күргән авырлыклары һәм югалтулары, Төркиядәге кичереш-хәлләре, бер-берсенә үрелеп, тарихи эзлеклелектә яктыртылып бара.

Себер татарлары өстеннән давыл булып үткән көчләп чукындыру газаплары, нәселләрен шушы фаҗигаләрдән саклап калу өчен, туган яклардан мәңгелеккә аерылу фаҗигасе тетрәндергеч әсәрдә тарихи вакыйгалар һәм милли образлар аша тасвирлана. «Без бит Аллаһ ризалыгы өчен динебезне саклап калу өчен шундый авыр юлга кузгалдык, менә шушы иман хакына барысына да түзәргә тиешбез. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт саллаллаһу галәйһиссәләмне искә төшерегез, һиҗрәт бит аннан башланган!» – дип җавап бирә юлбашчы Юанбаш Мөхәммәди «һиҗрәткә дип юлга чыккач, кире кайтырга ярыймы», дигән сорауга.

Әсәрнең башыннан ахырына кадәр геройларны аккошлар озата бара. Себер татарларында борынгыдан сакланып килгән риваятьне дә язучы бик урынлы куллана белгән. Аккош – себер татарлары өчен илаһи зат һәм бәхет кошы. Алар теләсә кайсы күлгә төшеп оя кормый, бала чыгармый. Ул тирә-юньгә бәхет нурларын сибеп торучы изге кош санала. Шуңа күрә аларны рәнҗетергә дә, атып үтерергә дә ярамый, чөнки аккош каргышы мәңгелеккә кала, нәселдән-нәселгә күчеп, бәхетсезлеккә дучар итә. Туган җирнең бер истәлеге буларак шушы изге кошлар әсәрнең мөһим вакыйгаларына тиң урыннарда чагылыш таба. «Аккошлар… Алар да китә… Һиҗрәтчеләр кебек, кыйбла тарафка китә. Әмма алар кайту өчен китә, язларын шушы күлләрне тутырып, оя ясау, нәсел калдыру өчен барыбер Себергә әйләнеп кайта алар […] Ә бу мөһаҗирләр кайтмас өчен киттеләр, җәннәттәй туган җирләрен калдырып, мәңгелек һиҗрәткә күчтеләр».

Гомере буе туган җирләрен сагынып, ичмасам, бер генә тапкыр булса да туган нигезгә күз салырга зарыгып, урман күлләренең боздай салкын, әмма җанга дәва булырдай суларын бер тамчы гына булса да авыз итү теләге белән өзгәләнеп яшиләр мөһаҗирләр, ләкин өметләрен өзмиләр. Үзләренең балаларына кечкенәдән үк җаннарны телгәләп йөрәкләрдән бәреп чыккан моң аша туган туфракның җылылыгын, аның гүзәллеген, туган якның иң кадерле җир икәнлеген сеңдереп, Себер тайгасындагы татар авылларына олы мәхәббәт тәрбиялиләр. Инде гомерләренең соңгы минутлары сукканда да, туган туфракны искә алып, «кайда…минем өем… кайда… минем илем», дип җан бирәләр алар.

«Ә зәңгәр күлне тутырып, аккошлар оча…

Әйтерсең лә мөһаҗирләрнең җаннары кошлар булып очып туган якларына кайтканнар…

Зөлбану һәм Гали хаҗиның җаннары, Хөснибикә һәм Салихның, Габдрәшит хәзрәтнең һәм Гыйзәтулланың, һиҗрәт юлында үлеп калучыларның, ваба чиреннән вафат булучыларның, сугышларда шәһит китүчеләрнең изге җаннары, аккошларга әйләнеп, авыл өстен тутырып очалар иде…

Әнә алар, каңгылдашып-каңгырып, зират буйларыннан очып үтәләр…

Елап-сыктап, буш нигезләре өстенә ак каурыйларын коялар…

Мәчет урыннарына төшеп, дога кылалар…

Аннан тагы күккә күтәрелеп, елый-елый, кыйбла тарафына таба очып китәрләр…

Язларын тагын Сак-Сок булып кайтыр өчен…

Тагы ап-ак җаннар булып, авыл өстеннән очар өчен…

Алар мәңгелек һиҗрәттә».

№ 1, 2021

Предыдущая статьяПамять о земляке
Следующая статьяАккүл/Дулепино, Ярковский район Тюменская область
Редакция
Редакционная коллегия журнала "Туган җир" и сайта Всетатарского общества краеведов

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Пожалуйста, впишите ваш комментарий!
Пожалуйста, введите ваше имя