2018-нче елның ахырында Төмән шәһәренең мәдәният йортында шушы китапның тәкъдим итү кичәсе үтте. Аннан соң себер татарларының фольклоры буенча яңа, саллы музыкаль хәзинәсен туплаган җыентык дөнья күрде.
Фәрит ага Юсуповның әлеге себер татарларының музыкаль фольклоры буенча антологиясе җирле халыкның гасырлар тирәнлегеннән үзгәртелмичә сакланып килгән тел хәзинәсен, рухи көзгесен, халыкның борынгы төрки уртаклыклары чагылыш тапкан байлык. Бу үрнәкләрне бер җиргә туплап, бер җыентык итеп бүгенге укучыга кайтару әйтеп бетергесез зур эш. Бу авторнын себер татарларының халык авыз иҗатына багышланган хезмәте 4 томлы, беренче томы: “Дастаннар. Мөнәжәтләр. Бәетләр”, икенчесе: “Йомаклар/Әкиятләр”, өченче томы: “Хикәятләр. Риваятьләр. Мифлар”, дүртенчесе – В.В. Радловның хезмәтен яңадан бастыру. Алар төрле жанрларга багышланган.
Бу хезмәттә автор үрнәкләрне алты жанр төркеменә бүлеп биргән. Иң зур жанрларның берсе: “Лирик озын җырлар”, алар бары 127 үрнәк. Бу жанр борынгы жанрларның берсе булып санала, бүгенге көндә бу өлгеләрне белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Себер татарларының чын “озын көйләре” булып саналган үрнәкләре кайсы төбәкләрдә киң таралганнарына һәм иң популяр булганнарына тукталып үтәсе килә: Тубыл һәм шулай ук Бараба татарларында да киң таралган җырларның берсе “Кара елан”, “Сәктәйән пашмак”, Тубыл һәм Вагай районнарында гына таралган җырлар: “Усакайлар”, “Мәтинәкәй”, “Кәшәмир чаршау”, “Карлыгац”, “Эскатрон”, “Тал пасмакай”. Аерым тукталып үтәсе килә “Соло пәйете”нә (искәртеп шуны әйтеп китәргә кирәк, Вагай районында “пәйет” тип “озын көй” жанрын атыйлар). Безнең тикшерүнәләр күрсәткәнчә, бу көй Вагай районының Тугыз авылында гына кайчандыр киң таралган булган һәм хәзерге көндә дә себер татарларының иң моңлы, иң борынгы көйләренең берсе дип санала. Хәтта шушы “Соло пәйете” җыры “озын көйләр” жанр бүлеген ачып җибәрә. Шулай ук себер татарларының борынгы дип саналган көйләрнең берсе “Утыртым кимәнең түренә” яки аның тагы икенче исеме бар – “Шәмшәрипкәй” җыры. Бу үрнәк хәзерге көндә дә яшәп килә, аны соңгы вакытта “Түгәрәк уен” фольклор конкурсында төрле фольклор-этнографик төркемнәре яисә вокаль ансамбльләре башкаруында еш ишетергә туры килә. Омск өлкәсендә яшәүче татарлар арасында гына таралган җырларның үрнәкләре: “Мәхмүзә”, “Саҗидә”, “Тау авылы көе”, “Балавыз шәм”, “Кәлмәт (авылы) көе”, “Аргамагым”, Бараба татарлары арасында танылган җырлар: “Марьям”, “Карчыга”, “Камыш көе”, “Җаныем, сылуым, бибием” һәм башкалар. Тагы өстәп шуны әйтергә кирәк, бу бай җыр хәзинәсен, 1968-70 елларда Төмән, Омск, Новосибирск, Томск, Кемерово өлкәләрендә, себер татарларының музыкаль фольклорын ин яхшы белүче – Илгиз Кадыров җыеп алган. Аның бу 50 ел элек яздырып алган материаллары, тиздән чыгачак ноталы җыентыкта 303 җыр, диск аудиоязмасы белән биреләчәк! Ә инде Төмән өлкәсендә 1992-2003-нче елларда без оештырган экспедиция материаллары күрсәткәнчә, кызганычка каршы, бу бай музыкаль мирас безенең көннәргә кадәр сакланып калмаган, аларны белүчеләр, хәтерләүчеләр исән калмаганнар.
Ләкин бу “озын көйләр” жанрына алмашка дияргә була, соңырак барлыкка килгән “Авыл көйләре” жанры килә. Бу себер татарларының иң яраткан жанрларының берсе, ул башкару ягыннан җиңелерәк, бу көйләрне һәрбер авылда беләләр, төрле көй вариантлары белән яратып башкаралар. Бу хезмәттә дә шушы жанрда 130 үрнәк урын алып тора. Ләкин шуны әйтергә кирәк, автор бу төркемгө “Кыска җырлар” белән “Такмаклар” жанрын бергә бирә. Шуңа күрә, монда бераз буталчык килеп чыга, кайсы үрнәкләр нинди жанрга керәсен тиз генә аңлап бетереп булмый, аларны слогоритмик төзелешләреннән генә белеп була.
Күләме буенча өченче урында “Дастаннар” жанры. Бу хезмәткә алар 54 үрнәк кергән. Биредә себер татарларының музыкаль мирасының байлыгын күрсәтеп торган дастан көйләре поэтик текстлары белән берничә вариантларда бирелгән, мәсәлән: “Алып Мәмшән”, “Сәйфелмөлек”, “Әйтүкә”, “Туктасын Мәргән”, “Кузы-Көрпәц”, “Таһир һәм Зөһрә”. Шулай ук монда музыкантларыбыз өчен бик тә мөһим һәм кирәкле материаллар бар, югалып барган жанрларыбызның берсе: “Инструменталь көйләр”, алар монда 17 мисал итеп бирелгән. Бүгенге көндә себер татарлары арасында югалган дип саналган жанрларның берсе – “Йола йырлары”, алар монда бары 16 үрнәк варианлары белән генә күрсәтелгән. Шуның белән бу көйләр бигрәк тә кыйммәтле. Соңыннан 14 үрнәк белән “Бәетләр” жанры китә һәм иң аз санлы, бары тик 6 үрнәк – “Солдат җырлары”, күрсәтелгән. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, “солдат җырлары” Төмән регионында бөтенләй танылмаган жанр.
Бу антология булганга күрә, монда күп авторларының хезмәтләре кулланылган. Ф.Юсупов, бөтен үрнәкләрне дияргә була, тыңлап, аларга фонетик транскрипция ясаган, бу эшкә зур өлеш керткән, җырларны нотага бик оста итеп, профессиональ рәвештә салган, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, музыка-белгече, Республика традицион мәдәнияте үстерү үзәге хезмәткәре – Дания Арсланова. Җырларның поэтик текстларын рус теленә оста итеп, себер татарларының теленең байлыгын, музыкаль мирасының матурлыгын күрсәтә белгән тәҗрибәле журналист – Бибинур апа Сабирова. Хәзер бу антологияга кергән хезмәтләрнең һәрберсенә тукталып, әзерәк анализ ясап үтәсе килә.
Себер татарларының рухи мирасы белән ныклап, профессиональ рәвештә төрле Рәсәй галимнәре XX гасырның урталарыннан башлап кына кызыксынып, җыеп өйрәнә башлаганнар. 1940-нчы елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, Казан музыкаль фольклор кабинеты Омск, Новосибирск, Төмән өлкәләренә оештырган фәнни экспедиция вакытында язучы Мөхәммәт Садри (14 озын көе, 13 авыл, 6 дастан көйләре) һәм композитор Александр Ключарев (25 озын көйләре, 21 авыл, 5 дастан көе, 3 солдат җыры, 3 инструменталь көе) бик күп бай материаллар алып кайталар. Бу материалларны А.Ключарев 1986-нчы елда (беренче басмасы 1955-нче елда чыккан) тулыландырып, җыентыгында кабат бастырып чыгарган, ә Садри 1989-нчы елда аларны “Иртешкә сәяхәт” исемле китабына керткән. Ключаревның хезмәтендә бу үрнәкләр ноталар белән бирелгән, ә Садри китабында җырларның бары тик поэтик текстлары гына күрсәтелгән.
Әлеге антологиядә, шулай ук 1965-нче елда Тубыл шәһәрендә композитор Җәүдәт Фәйзи яздырып алган себер татарларының кайчандыр бик популяр булган борынгы озын көйләрен “Усакайлар”, “Сахраларда”, авыл көйләрдән: “Яңа Атьял”, “Ярхәм” һәм шулай ук “Солдат җыры”н табарга була. Бу үрнәкләр аның “Халык жәүһәрләре” исемле җыентыгында 1987-нче елда бастырылган.
Шушы хезмәткә, иң күп үрнәкләр якташыбыз, танылган фольклорчы Флора апа Әхмәтова тарафыннан 1968-1972-нче елларда себер якларында яздырып алынганнары буларак кергән. Монда себер татарларының фольклор үрнәкләренең иң кыйммәтлесе, иң затлы мәрҗәннәрен күрсәткән 33 озын көй, 29 дастан, 13 туй йоласына караган “Кияү типсәү” һәм “Яр-яр” көйләре вариантлары белән, 8 авыл көе, 7 бәет, 7 инструменталь көйләре, 2 солдат җыры үрнәкләре зур урын алып тора. Бу хезмәткә, Флора апа тарафыннан җыелган 99 үрнәк кергән, дөресрәге ¼ өлешен аның җыйган материаллары тәшкил итә.
1970-нче елларда безнең якларга музыка-белгече, фольклорчы Мәхмүт Нигъмәтжанов та аягын баскан. Аның тарафыннан Төмән, Омск, Новосибирск өлкәләрендә җыйган 9 озын, 4 инструменталь, 7 авыл көйләре, 1 бәет үрнәкләре, 1976-нчы елда бастырылып чыккан “Татар халык җырлары” исемле җыентыгына кергән. 1990-нчы еллар башында себер татарларының фольклоры белән кызыксынып киткән, “Төзүче” исемле милләтләр мәдәният йортында методист булып эшләгән, һәвәскәр җырчыбыз Әлминур Патршина да күп кенә материаллар җыеп алган һәм үзенең 2006-нчы елда чыккан китабында аларны бастырып чыгарган. Шулар арасында 13 авыл, 8 озын көйләре, 4 мөнәҗәт, 3 бәет, 1 туй йыры үрнәкләре биредә бирелгән. Әлминур апа ярдәме белән композитор, музыка-белгече Котдус Хөснуллин җитәкчелегендә Казан фольклор үзәге хезмәткәрләре 1996-нчы елда шул ук Вагай районында кабат йөреп тагы да яңа 13 озын җыр, 2 бәет, 1 авыл көе өлгеләре табалар. Болар барысы да, бу антологиядә урын тапкан.
Әйтелгән хезмәткә иң соңгылары булып, 2014-2015-нче елларда Төмән өлкәсенә Казан дәүләт университеты оештырган экспедицияләрдә Фәрит абый Юсупов үзе катнашкан материаллары кергән. Алар монда барысы 23 үрнәк туплаган. Бу вакытта автор себер татарларының онытылып барган озын җырларының берсе “Эскадрон”, бик таныш булмаган “Мәгзәнур әби җыры”н, хәтта “Пурихан” дигән дастан көен дә яздырып өлгерә.
Себер татарларының аерым этнографик төркемнәренең музыкаль фольклорын фәнни яктан җыюга һәм тикшерүгә Новосибирск шәһәренең М.И.Глинка исемендәге дәүләт консерваториясенең профессорлары зур көч куйган. Алар тарафыннан 1999-2008-нче елларда Новосибирск һәм Томск өлкәләрендә шактый фольклор материаллар җыеп алынган. 1992-2003-нче елларда без Төмән регионнында җыеп алган материаллар белән чагыштырганда, жанр ягыннан, бараба һәм чат татарларында да “авыл көйләре” бик популярлылыгын күреп була. Бу антологиядә алар җыеп алган 49 авыл көе урнәкләре кергән, дөрес, алар Төмән өлкәсендә бер дә танылмаган, мәсәлән: “Апа багла дисәң иде”, “Байкал бит ул, байтак бит ул”, “Кызыл-кызыл бөрлегән”, “Абау, Алла диеп кенә”, “Алалмадым, киялмәдем” һәм башкалар. Озын көйләргә килсәк, бу регионда безнең өлкәдәге шикелле: “Кара урман”, “Шахта”, “Зөләйха” көйләре сакланып калган. Безгә таныш булмаганнары да бар: “Җир җиләкләре пешкәнче”, “Сандугачым икәнсең”, “Сандугачның балалары” һәм башкалар. Бер генә үрнәк булса да “Йола җырлары”на кергән “Хан кызы” җырын яздырып алганнар. Бу материаллар 2013-нче елда чыккан “Народные песни сибирских татар” исемле хезмәттә бирелгән. Аның авторлары Н.С. Капицына белән Н.М. Кондратьева. Бүтән жанрларга килсәк, күргәнебезчә, бәет-мөнәҗәтләр, бишек җырлары, солдат, туй йоласына кагылышлы җырлар, дастан көйләре бөтенләйгә сакланмаган дип әйтергә була.
Новосибирск галимнәреннән, телче Л.В. Дмитриева 1967-1968-нче елларда бараба татарларыннан “Әйтүкә” дастанының берничә вариантын яздырып ала һәм үзенең 1981-нче елда Ленинград шәһәрендә бастырылып чыккан “Язык барабинских татар” исемле китабында аны чыгара. Шулай ук 1994-1998-нче елларда Төмән, Омск, Новосибирск, Томск өлкәләренә Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырган экспедицияләр барышында язып алынган хезмәтләргә тукталып үтәсе килә. Дөрия Рамазанованың “Себер диалектларыннан материаллар” (2001) һәм Флера Баязитованың “Себер татарлары” (2002) исемле китапларында җирле халыкның фольклор үрнәкләре дә күп урын алган: монда җырлар, риваятьләр, ырымнар, юраулар, дастаннар бар.
Шулай ук, әйтергә кирәк, бу хезмәттә күренекле тюрколог, галим, академик Вильгельм Радловның 10 томлык фундаменталь хезмәтенең себер татарларының теленә һәм фольклорына багышланган 4-нче томыннан да күп мисаллар кулланылган. Бу исә укучыларга себер татарларының гасырлар буена сакланып килгән байлыгы белән танышырга зур мөмкинлек бирә.
Һәрбер эшнең уңай яклары һәм китек яклары була. Бу хезмәтнең дә кимчелекләренә әзерәк тукталып үтәсе килә. Безнең фикребезчә, техник яктан уйланылып бетмәгән кимчелек яклары бар: ноталар астында күп җырларның бөтен поэтик текстлары да бирелмәгән, шулай ук аларның янәшәсендә тәржемәләре дә юк. Бу бик уңайсыз, мәсәлән, китапны бүтән милләт музыкантлары кулына алса, җырның мәгънәсен, сюжетын аңлар өчен, аңа аның тулы поэтик текстын һәм тәржемәсен китап битләре буенча эзләргә кирәк була. Тагы да зур җитешмәгән ягы: аудиоязма юклык. Тыңлап карарга иде бу информантларны, дигән теләк туа…
Гомүмән алганда, Фәрит ага бик зур һәм җитди хезмәт эшләгән. Әлеге антология материаллары киләчәк буынга, шулай ук галимнәребезгә, музыкантларыбызга бик кирәкле һәм файдалы кулланма булыр, дип ышанып калабыз.